Ilsia Badretdinova – Poutine Kebek Ik Kirek

Voici une chanson Kirghize sur Vladimir Poutine

Ни дисәң дә ир затыннан
Башка бармый замана
Кияүгә чыгасым килә
Ирлеләр бит мактана.
Әлләкемнәр гел сорыйлар
Дуслар әйтә : – Тот та чык
Әллә кайчан чыгар идем –
Путин бар бит ЧУКЫНЧЫК!!!
Әллә кайчан чыгар идем –
Путин бар бит ЧУКЫНЧЫК!!!

Кушымта:
Яңа мунча , зур бакчам бар.
Бакча башым тал тирәк
Әллә кем дә кирәк түгел –
Путин кебек ир кирәк.
Көн дә мунча ягар идем
Эш кушса да бик сирәк
Бик матур да кирәк түгел –
Путин кебек ир кирәк!
Бик матур да кирәк түгел –
Путин кебек ир кирәк!

Аерылган – мөскенкәем
Хатыны киткән икән.
Авыл белән аптырыйбыз –
Кем буләк иткән икән?
Гел балыкта йөртәр идем
Миңа каты дәшмшсш
Әгәр минем белән генә
Ир буларак яшәсә!
Әгәр минем белән генә
Ир буларак яшәсә!

Кушымта

Саташкан дип уйламагыз!
Мин узем – НОРМАЛЬ хатын!
Аш пешерәм , кер юам мин
Яклый алам ир хакын !
Төшләремә Путин керә
Нишлим ирләр , яратам!
Ул Мәскәу дә ята ялгыз
Мин монда ирсез ятам!
Ул Мәскәу дә ята ялгыз
Мин монда ирсез ятам!

Кушымта
→ http://onesong.ru/9/Ilsiya-Badretdinova/tekst-pesni-Putin-kebek-ir-kirek

Laisser un commentaire

Ce site utilise Akismet pour réduire les indésirables. En savoir plus sur comment les données de vos commentaires sont utilisées.